Сулыкта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу чак кына фаҗигагә китерми кала
Идел буенда, Яшел Үзәннең Металлистлар урамындагы йортларның берсе янында, 11 яшьлек кыз, 31 яшьлек хатын-кыз һәм ир-ат моторлы көймәдән егылып төшеп суга бата башлый.
Бәхеткә, янәшәдә битараф булмаган шаһитлар була, алар оператив рәвештә ярдәмгә килә һәм барлык зыян күрүчеләрне ярга алып чыга.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренә караганда, вакыйга нәтиҗәсендә баланың баш мие селкенә, ул амбулатория дәвалануына юнәлдерелә.
Булган хәлнең сәбәбе – куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.
Фото: Зеленодольск.Онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев