Сулы автомобиль покрышкасына егылып, бер яшьлек бала һәлак булган
***
Татарстанның Нурлат районы Зирекле авылында бер яшьлек малай су тутырылган автомобиль покрышкасына егылып төшеп һәлак булган. Баланы бу вакытта караучы булмаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, бала судан чыга алмыйча, һәлак булган.
Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләре тикшерелә.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев