Сукыр кеше төш күрәме?
Күзе яхшы күрүчеләр кызыклы һәм төсле төшләр күрә. Ә сукыр кешеләргә нинди төшләр керә икән?
Бу аларның кайчан сукыраюлары белән бәйле.
Әгәр дә кеше тумыштан сукыр икән, ул гомумән тирә-якның нинди булуы турында белми. Шуңа, аның өчен күз белән күреп була торган образлар ябык. Әмма ул авазлар ишетергә, ис сизәргә, тоемларга, тормышта гына түгел, төшендә дә сәләтле.
Ә гомер барышында күрми башлаганнар дөньяның нинди булуын хәтерли һәм шуны төшләрендә күрә. Дөрес, вакыт узу белән образлар онытыла, хәтер аларны начаррак әйләндерә башлый. Шуңа күрә, тора-бара төшләр дә төссезләнә һәм бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев