Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сукбай этләр «өйле» булачак

Урамнарда өерләре белән йөрүче хуҗасыз этләр замана бәласенә әверелеп бара. Кайвакытта, алардан бөркелгән агрессиядән, чынлап та, бик куркыныч булып китә.

Бу хайваннар алдында үзеңне көчсез тоясың. Ә икенче яктан, алар да җан иясе инде, жәл дә үзләрен. Сукбай этләргә карата күпләрдә шундый икеле хисләрдер, мөгаен. Шулай да, яклаучылар, аларны юк итүгә каршы көрәшүчеләр күбрәк нәтиҗәләргә ирешә.
Яшел Үзәндәге «Кот и Пес» приютында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты Ольга Павлова булып китте. Бездәге әлеге иҗтимагый башлангычларда Альберт Галиев тарафыннан оештырылган ташландык этләр һәм мәчеләр приюты көчкә очын-очка ялгап яши, чөнки финанслау юк дәрәҗәсендә, шуңа аларны асрау шартлары да мөмкинлекләрдән чыгып инде. Дәүләт депутаты бирегә юктан гына йөрми, әлбәттә, чөнки Россиядә мондый хайваннар өчен бер типтагы приютлар төзү буенча яңа программа эшләнә. Яшел Үзәнгә ул бик тә кирәк.

 


Бер яктан, җәмгыятьтә хайваннарны контрольсез үтерүне туктатырга кирәк, дигән зоояклаучылар бар. Икенче яктан, сукбай этләрдән зыян күргән кешеләр дә аз түгел. Бүген дәүләт бер типтагы приютлар төзү буенча яңа программа әзерли. Шәхси дәүләт партнерлыгы күз уңаенда тотыла. Җи наять, гражданлык һәм административ кодексларга яңа төзәтмәләр кертелде. Аларда күңелләре булганчы уйнаган һәм туйгач хайваннарын урамга ташлаган кешеләр моның өчен җавап бирәчәк, диелә, – дип ассызыклады Ольга Павлова.
 

Яңа схема буенча, урамнарда йөргән хайваннар тотылырга, тикшерелергә, вакцинацияләнергә, чипланырга һәм стерильләштерелергә, әгәр хайванның артык агрессиясе күзәтелә икән, ул приютта калырга тиеш.
Альберт Галиев үзенең «Кот и Пес»ын киңәйтү, төзекләндерү, финанслау чыганагын булдыру өчен күптән тырыша. Әгәр дә бу программа гамәлгә ашса, Яшел Үзән урамнары этләрдән арынып, куркынычсызрак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев