Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сукалаган язгы кырда кыйпылчыкларның ятуы мине гаҗәпкә калдырды, анда гильзалар, сөякләр табыла»

Рәфис Вәлиев «Транснефть - Прикамье» АҖнең гади хезмәткәре буларак, шәхси тәҗрибәсендә ни өчен берни дә онытылмавын, беркем дә онытылмавын күрсәтә

"Транснефть – Прикамье"да киләчәк турында гына түгел, үткәннәрне дә искә алалар. Нәкъ менә шуңа күрә Ромашкино РНУның «Михайловка» нефть эшкәртү станциясе мастеры Рәфис Вәлиев ялында Волгоград өлкәсенең Городищенск районына беренче елын гына бармый, анда «Хәтер вахтасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отряды экспедицияләр оештыра.

Мөһим тукталыш

«Выстрел» хәрби-патриотик эзтабарлар отряды Татарстан Республикасының «Ватан” Берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасының структур бүлекчәсе булып тора һәм ул Чистайда урнашкан. Быел бүлекчә 12 еллыгын билгеләп үтте. Аның җитәкчесе булып бу елларда Рәфис Вәлиевнең сыйныфташы, дусты Дмитрий Юдин санала. Ел саен үткәрелә торган экспедицияләр турында ул нәкъ менә шуннан белә дә инде.

- 2010 елда мин «Выстрел» отряды белән Волгоград өлкәсенеңГородище районына, Ерзовка бистәсенә бардым. Анда Сталинград сугышлары барган, безнең, Казан частьләре 62нче Армия гаскәрләрен камалыштан чыгарырга тырышкан, - дип сөйләде эзләнүче.

1942 елның көз башында оешкан 120нче укчы дивизиясе сугышчылары Сталинград янында беренче сугышны кабул итә. Идел ярындагы шәһәр бик мөһим була, чөнки аны алу дошманныңтранспорт артериясен кисәргә мөмкинлек бирә, аның буенча үзәк районнарга көньяктан азык-төлек һәм ягулык җибәрәләр. 1942 елның 3-4 сентябрь төнендә 120нче укчы дивизиясе Сталинградтан 16 км ераклыкта Ерзовка авылына биеклекләрне яулап алып, шәһәрнең төньягында камалышта булган 62нче армия янына узу өчен килә.

Хәрби хәрәкәтләр барышында солдатларның күбесе һәлак була, әмма бурычны алар үти – Сталинградны саклап калалар. Ерзовкада батырлык истәлеге итеп бистә үзәгендә тимер-бетон обелиск тора. Һәлак булган сугышчылар арасында бик азлары гына җирләнгән, аларның күбесе хәбәрсез югалган һәм чокыр-чокырларда яталар. 120нче дивизия генә дә сугыш вакытында шәхси составның яртысын югалткан, туганнар каберләрендә 5 меңнән артык кешене калдырып киткән.

Туганнар каберләре һәм билгесез батырлыклар

Хәзер сугышчан хәрәкәтләр урынында-авыл хуҗалыгы җирләре. Шул ук вакытта еш кына сөякләрне эзләү өчен хәтта махсус җиһазлар да кирәкми - сөякләр, амуниция детальләре, гильзалар җир өстендә ята. Рәфис Вәлиевне нәкъ менә беренче сәяхәтендә шулар шаккатыра.

«Выстрел» Чистай бүлеге җитәкчесе Дмитрий Юдин сүзләренә караганда, үз вакытында алар анда Чистай һәм Казанда туган якташларны эзләргә киткән булган. 12 ел эшләү дәверендә татарстанлыларның гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең туганнарын да табуга ирешкәннәр. Әйтик, эзләү вакытында Кемерово кешесенең җәсәдләрен тапканнар. Ул Ерзовка авылыннан 6 км ераклыкта, Орловкада күмелгән. Аның тарихын туганнан туган энесе аша белә алганнар. Сугышка кадәр ул физика укытучысы булган һәм сугышчан хәрәкәтләр вакытында батырлык кылган, аның турында беркем дә белмәгән. Полкташ абыйсы сөйләвенчә, бомбардировка вакытында командирны үзе белән каплаган һәм яраланудан үлгән.

Рәфис Вәлиев үзе беренче экспедициясендә«Леонтьев М.Л.» имзасы белән теш щеткасы салынган футляр тапкан. Нәтиҗәдә, әйбернең ТАССРның Буденов районында яшәүче Михаил Леонтьевныкы булуы ачыкланган.

Бабайлардан балаларга

«Транснефть – Прикамье» АҖ хезмәткәренең үткәне белән кызыксынуы закончалыклы теләк һәм кыскасы, ата-бабаларыбызның тыныч күк йөзе өчен көрәшкән кешеләрне хөрмәтләү эше белән дә бәйле. Рәфис Вәлиевнең ике бабасы да Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан.

-Берсе 1942 елда сугыш вакытында Великие Луки янында Мәскәүдән дошманны кысрыклап чыгарган вакытта һәлак булган. Быел гына мин аның турында тулы мәгълүматны таптым. Химик карандаш яисә ручка белән язылган полк командиры донесениен күрдем. Икенче бабам 1941 елда Эстониядә әсирлеккә эләгә, аннары азат ителә, тик СССРга кайткач, аны сак астына алалар. Әлегә аның турында мәгълүмат аз, бары тик лагерьлардан соң исән калганын һәм 80нче елда үлгәнен генә беләм. Барлык кичерешләр, әлбәттә, аның сәламәтлеген какшата, - дип уртаклаша «Михайловка» нефть эшкәртү станциясе мастеры.

Хәзер ул балалары белән Волгоград өлкәсенә эзләнүләргә бара. Сүз уңаеннан, башка катнашучылар да шулай ук килә. Гадәттәгечә, үзләре белән Чистай укучыларын да чакыралар. Ике атнадан артык вакыт дәвамында отряд әгъзалары поход шартларында палаткаларда яшиләр һәм чиратлап кыр кухнясында кизү торалар, калганнары һәлак булган сугышчыларның җәсәдләрен эзләп, авыр физик хезмәт белән шөгыльләнәләр. Олы улы беренче тапкыр вахтада 14 яшьтә 2 ел элек булган. Алдагы экспедицияләргә әтисе белән ике улы да җыена.

Кызганычка, быел язда узган Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән экспедициядә катнаша алмаганнар. Әмма сәфәр булган, һәм «Транснефть – Прикамье» АҖ игелекле эшкә кулдан килгәнчә өлеш кертә. Отряд җитәкчесе Д.В.Юдин һәм Татарстан Республикасының «Ватан” Берләшмәсе» РОМО Советы Рәисе, «Россия эзләү хәрәкәте» ООДның Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсе җитәкчесе А.Ю.Коноплев предприятиегә «Хәтер вахтасы - 2020» Бөтенроссия акциясендә катнашу өчен «Выстрел» отряды экспедициясен кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерделәр.

«Транснефть-Прикамье» АҖ хезмәткәрләре - волонтерлары катнашкан «Выстрел», шулай ук башка эзләнү отрядларының эшчәнлеге белән предприятие тарихы музеенда танышырга мөмкин. Хәтер һәм Дан елында музейда «Бөек елларга баш иик» дигән экспозиция ачылган, анда эзләнү хәрәкәтенә һәм катнашучылар тарафыннан Бөек Ватан сугышы артефактларына зур игътибар бирелгән. Бу тамашачыларны сугыштан соңгы авыр елларда предприятиенең аякка басуы һәм үсеше башында торган ветераннарыбызның хезмәт һәм сугышчан батырлыкларын ачык күзалларга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев