Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне
1 июльдә Россиядә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә, ул әлегә рәсми статуска ия түгел, әмма елдан-ел билгеле була бара.
Бу Россия өчен көрәшкән, сугышларда һәм кораллы конфликтларда Ватанны саклау өчен үз бурычларын үтәүче барлык кешеләрне искә алу көне.
Яшел Үзәндә бу көн инде дүртенче тапкыр билгеләп үтелә. Быел сугыш хәрәкәтләре ветераннары яшь буын вәкилләре белән бергә шәһәр урамнары буйлап автойөреш ясады, ә "Родина" мәдәният йорты янындагы паркта Сугыш хәрәкәтләре ветераннарын бүләкләү тантанасы булды. "Раифский витязь" кадетлар корпусы тәрбияләнүчеләре үз осталыкларын күрсәттеләр. Концерт программасында Яшел Үзән артистлары һәм Ульяновск шәһәреннән "Десантное братство" төркеме катнашты.
- Безнең чара, барыннан да элек, яшьләр, сугыш күрмәгән кешеләр өчен үткәрелә. Без үсеп килүче буынның якташлары батырлыклары турында белүен һәм аларның исемнәре белән горурлануын телибез, - диде "Сугышчан туганлык" иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев