Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сугыш еллары. Идел күпере. Тимер юл.

Бәчек авылы аксаклы Салих абый Сәлимханов истәлегенә.

Ватан сугышының беренче айларында ук, немецларның ерак авиация разведкасы Идел буе регионнарын аэрофото төшерү белән шөгыльләнә башлый. Алай гына да түгел, Чебоксарның йомшак уенчыклар заводына берничә бомба аталар, чөнки аның подвалында хәрби цех була. Фашист самолетлары «Дорнье DO 215» Идел күперен, Зеленодольск тирәсен фотога төшерә башлый. Идел күперенең ике башында да зенит пушкалары тора. Самолетларның берсе күпергә бомба аткан диеп язылган иде кайдадыр, ләкин эләкмәгән.

Салих абый сөйләвенә караганда, алар урамда уйнап йөргән, ачлыкны басар өчендер инде, дия иде. «Менә шул вакытта (июль-август айлары була) авыл өстендә мотор тавышы ишетелде. Без караганда Паратск ягыннан Күгешкә таба самолет очты. Бернинди билгеләре юк, ике моторлы. Авылны узыбрак киткәннән соң, ул көнбатышкарак борылды һәм күздән югалды. 10 минутлап вакыт үткәннән соң тагын бер самолет (кукурузникка охшаган) күренде. Ул да авылны узгач, көнбатышка таба борылды. Күпмедер вакыттан соң монысы кирегә таба килде һәм Паратск ягына таба күздән югалды. Куып тота алмады, диеп уйладык без».

Интернет сәхифәләрендә Идел күперенең (1913 елның 11 июлендә ачыла, ә икенче күпер 1957 елның гыйнварында сафка баса), Яшел Үзәннең, Казанның аэрофотосурәтләре бар. Немецлар үз эшлэренең осталары буларак билгеле инде. Барысы да план буенча эшләнгән.

1942 елның 10 мартында Сталинград-Свияжск тимер юлын төзи башлыйлар. Ул берничә участоктан тора. Бу төзелеш Лаврентий Павлович Берия контрольлеге астында бара. 992 чакрым юл ярты елда төзелеп бетә. Ульяновск-Свияжск юлын – 202 чакрымны – 6 ай эчендә төгәллиләр. Шпаллар һәм рельсаларны Себердән, сугышка кадәр төзелә башлаган БАМ трассасыннан сүтеп ташыйлар. Җитмәгәннәрен Америка бирә. Төзелешләрдә трудармия (идел буе немецлары – 20000 кеше), ЗЭКлар(15000 кеше), авыллардан эшкә җибәрелгән колхозчылар эшли. Кайбер участокларда немец хәрби әсирләре дә катнаша. Кири авылыннан Бишбатманга таба бара торган автомобиль юлының сул ягында баскыч формасында җир ландшафты күренеп тора. Менә шунда, землянкаларда Идел буе немецлары торган диләр.
1942 елның 15 октябрендә шушы тимер юл хәрәкәте ачыла (рәсемдә). Ул Сталинград сугышында үзенең бик тә әһәмиятле ягын күрсәтә.

Рөстәм Сәйфуллин.
Түбән Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев