Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сугыш чоры балалары бәхетлеме?

Әйе, без – бәхетле! Ни өченме, чөнки без: төзедек, биедек, җырладык һәм хәзер дә кулдан килгән кадәр хезмәт юлында.  Элекке вакытка караганда, 100 яшькә кадәр яшәүчеләр сан ягыннан, күпкә өстенлеген беләбез.

                 

Озак яшәү – үзе зур бәхет! Ничек кенә Совет чорын яман итеп күрсәтергә теләсәк тә, аның иң беренче, өстенлеге - ТӘРТИП  булды. Сугыш чорында ятимнәр йорты юк иде, ятимнәрен, туганнары балалыкка алып тәрбияләде. Ә иң мөһиме, тулы гаиләдә 8-12 шәр таза-сау, сәләмәт балалар туды, үсте һәм илебезнең җитештерүчән көчен арттырдылар. Шунысы куанычлы, 1965 елда халык, ак оннан пешерелгән, ипи ашый башлады. Сугыштан соң калган җимереклекләр төзекләндерелде, яңа завод-фабрикалар, халыкка авылда да, шәһәрдә дә яшәүчеләр өчен яңа өйләр, фатирлар төзелде. Сырхауханәләр, мәктәпләр, югары уку йортлары ачылды, мәдәният учаклары һәм башка социаль көнкүреш кирәк-яраклары өчен биналар барлыкка килде.

Социаль-экономик үсеш, махсус һәм югары квалификацияле белгечләргә, ягъни хәзерлекле кадрларга таләпнең артуына китерде. Авыл һәм шәһәрләрдән укырга тартылган, сәләтле яшьләрне кыска сроклы курсларга һәм югары белем бирүче уку йортларына, юллама белән, күпләп җибәрелде. 1953-54 уку елында, авылларда да, 10 нчы сыйныфта мәҗбүри укыту тормышка ашырыла башлады, әмма 1957 елда 10 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны, Н.С.Хрущёвның күрсәтмәсе буенча авылда яшьләрне калдыру идеясе, халык арасында ризасызлык тудырды. Шул чорның шаһиты буларак, бу алым, барыбер, колхозларны ныклы нигездә уңай якка адым ясады, дип әйтерлек нәтиҗәсе күренмәде. Киресенчә, ике ел узганнан соң авылдан кызлар шәһәргә күпләп китүе башланса, авылда буйдак егетләрнең саны елдан-ел арта барды. Бүген дә, бу гадәт, кызганычка каршы, дәвам итә.

 Бүген, дигәнбез икән, безнең балаларыбызның балалары, ягъни оныкларыбыз тормышның төбеннән тартучылар буларак, алар хәзер, монда бәхетлеме? Әйе, тормышлар җитешле, ә узган гасырның 70 нче елларында “Шәһәр культурасын авылга” дигән шигарь белән яшәгән булсак, бүгенге авыл шәһәрчә яшәешкә тартылып кына түгел, ә күнегеп, күчеп бара. Бу, һичшиксез, бәхет һәм шатлык!

Әмма, җанны тетрәндерә, рәнҗетә торган мәрхәмәтсезлек, оятсызлык, намуссызлык аркасында байлык туплауга омтылыш,  көннән-көн халыкны талауның ямьсез юлларын киңәйтә бара. Банк, финанс  системасындагы тәртипсез -“алгарыш” гади, акыллы, намуслы, талантлы яшьләребезне тормыш “борт”ыннан  ипотека, кредит, төрле-төрле налоглар океанына тондыра бара. Аларны эшкә урнаштыру -50 мең, ә чиновниклык “орбита”сында эшләргә уйласаң – 100 меңне бирергә кирәклегенә түзә алмаган акыллы башлар океан артындагы илләргә китеп, җыетыручы, бала караучы, савыт-саба юуучы һ.б. өстәмә һөнәрләр үзләштерергә мәҗбүрләр. Россия киңлекләрендәге яшәүче егет-кызларыбызның күбесе үз-үзен таба алмыйча: урлашалар, эчәргә сабышалар, үз-үзләренә кул салуларны да гадәти күренеш буларак кабул итәргә өйрәнеп барабыз. Ни өчен, чөнки акчалы җәмгыятьтә төрле алдашу һәм җиңел юллар аша акча таләп итүчеләр, томанлы иртәдә үскән гөмбә санынча, күбәя баралар. Байлык тудыручы җитештерүчән көчләр кирәксезгә әйләнеп бара, чөнки газ, нефть, инвесторлардан тамган налог, ЖКХ   һ.б. бер белешмә өчен мең сум акча сорап утыручы чикләнмәгән һәм төрле исемдәге идарәче “оешма”лар коррупция базын тудыралар. Безнең исемсез “җәмгыять”нең  җитештерү ысулында  алда аталганнарны  җитештерү “көче” дип санасак, ә җитештерү “мөнәсәбәтен” коррупционерлар һәм күпләгән вак-төяк банк “финансист”лары тәшкил иткәнгә күрә, тәртипсезлек яшьләребезне һәм халыкны интектерә. Мин, монда бер урында да саннар китерми генә язсам да, бер гыйбрәтле санны язмыйча булдыра алмыйм. 2017 елда өйләнешкәннрнең 90% аерылышканын, хәзрәт авызыннан радио аша, ишетергә туры килде. Яшьләребезнең бүгенге хәле белән кызыксынучы  оешмалар дигәндә, алар бар да кебек инде, ә менә чынлап, тормыш-көнкүрешләре белән якыннан шөгыльләнүчеләр колакка ишетелгәне юк. Квартира -ипотека, машина, яхшы, матур яшәргә омтылыш көчле, ә аның җаена , туры килә торган эше юк, әмма төрле салымнар өчен почта хезмәткәрләре, хәбәр кәгазьләрен, китереп кенә тора. Дөрес, мондый тормышка яраклашуы, тәҗрибәсез яшь җаннарга авыр, һәрхәлдә. Әле, алайгыамы соң? 82 яшьтәге сугыш чорын кичергән бер әбине озатып кергәч шушы язмама тотындым. Кызы, 56 яшендә үлеп киткәч, үзе генә яши башлаган һәм үлгән кызының улы, ягъни чарасызлыктан әбисен куркытып көн күрүче оныгы гаиләсеннән аерылган, 34 яшьтәге тимер өзәрдәй егет, бер җирдә дә эшләмәгән һәм һөнәрсез җан иясен кем кайгыртырга тиеш соң? Мондый хәлләр чиксез. Таләп зурдан: эшләсен, тапсын, кешечә яшәсен, ә ничек? Ә ТӘРТИП ...

Ветеран укытучы, публицист

К.М.Филиппова.

 10.09.2018 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев