Сугыш салмаган яраны иң якын кешесе салган
Мобилизацияләнгән егет өенә кайта –биредә тормыш иптәше дә, улы да, акчалар да булмый.
Фото: социаль челтәрләрдән
39 яшьлек Иван Хабин МХОда катнашканда яралана, моның өчен дәүләт аңа 3 миллион сум күләмендә компенсация һәм айлык түләүләр билгели. Егет госпитальдә чагында, аны өендә ачы хыянәт көтә.
Иванның тормыш иптәше Ольга бу вакыйгадан файдаланып кала: счеттан бөтен акчаны салдыра да, биш яшьлек улын алып, билгесез юнәлештә китеп югала.
Ир-ат МХОдан кайткач, гаиләсез һәм акчасыз кала.
Хәзерге вакытта Иван полициягә гариза язып, хаклы рәвештә үзенә бирелгән акчаларны кайтарырга тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Ну как так можно.
0
0