Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сугыштан инвалид булып кайтты

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте ветераннар Советы бүгенге көнгә Яшел Үзәннең иң эре һәм эшләп килүче ветераннар оешмасы.

2017 елның 1 гыйнварына ветераннар Советында 1893 кеше исәпләнә, шуларның 20се Бөек Ватан сугышы ветераны, 6сы Венгриядәге вакыйгаларда катнашучы, 290ы тыл хезмәтчәне. Аларның һәркайсы буыннарны бәйләүче звено булып тора, яшьләргә үзенең белемен, тәҗрибәсен җиткерә. Бөек Ватан сугышы турында шул вакытта заводта ничек эшләве турында хатирәләре белән уртаклаша.
Ветераннарның иң активларының берсе Константин Корсаков сугыш еллары турында аеруча дулкынланып сөйли...
Армиягә 1942 елның июлендә алына, 1945 елга кадәр сугышта була. Укчы дивизиясендә, 142нче танк бригадасында укчы бүлегендә командир була. 1944 елның ноябрендә каты яралана. 1945 елның гыйнварында хәрби госпитальдән III төркем инвалид булып демобилизацияләнә.
1955 елның августында Константин Алексеевич Яшел Үзәнгә килә, монда аның хезмәт эшчәнлеге башлана - мас­тер, 40нчы цех начальнигы, җитештерү бүлеге җитәкчесе, «Альбатрос» проекты заказының өлкән төзүчесе.
«Сугыш мин IX сыйныфны тәмамлаганнан соң башланды. Без тормышка аек күзлектән карадык: немецлар Мәскәүгә якынлашкан икән, барыбызга да авыр булачак. Безнең дә, 17 яшьлек малайларның, әлбәттә, фронтка барасы килмәде. Тик алдыбызга чолгап алынган Ленинград килеп басты. Безне анда Ладога күле буйлап буксирда, ике зенит пушкасы белән алып бардылар. Чөнки күлдә атышның кызган чагы иде. Авырлык белән булса да, барып җиттек. Һәм урында гына блокадалы Ленинградның нәрсә икәнен аңладык. Боҗраны беренче тапкыр ерып чыгарга омтылу 1943 елда булды. Безнең укчы дивизия зур югалтулар кичерде. 7-8 көн эчендә бертуктаусыз көрәштән соң, 120 танктан 2-3 машина гына калды. 400 гр икмәк, беренче һәм икенче аш бирделәр, Ватанны саклау өчен көч кирәк иде, ә ач карынга әллә ни көрәшеп булмый.
Сугыштан соң 4 ай дәвамында безнең бригаданы техника һәм яңа хәрби хезмәткә алынган кешеләр белән тулыландырдылар. Без аларны өйрәткәннән соң, кабат - сугышка. 1944 ел башында чолганыштан арындыргач, безгә Ленинград өлкәсен, Великие Луки, аннан Эстонияне азат итәргә кирәк иде. Тарта шәһәре өчен сугышканда тәнемнең уң ягын җәрәхәтләдем. Үлгән иптәшем астында калып кына исән калдым. Контузиядән аенгач, немецларның исән калган егетләрне куак арасына алып китүләрен ачык күреп яттым. Берничә минуттан атыш тавышлары ишетелде, аларның барысын да атып үтерделәр. Аннан фашист килеп, минем өстемдә яткан сугышчыны алып, миңа карады, тик сулышымны тыңламады. Бары күкрәгемдә «Ленинградны азат иткән өчен» значогымны бармагы белән төртеп карады да, көлемсерәп куйды. Ул бу бүләкнең нәрсә икәнен яхшы белә иде. Аннан немецлар китте. Бер сәгатьләп ятканнан соң, торак пунктка таба шуышып барырга булдым. Кан югалтудан башым әйләнде. Ниндидер йортка килеп җиттем, бер хатын-кыз чыкканын томан эчендәге кебек кенә хәтерлим. Ул минем яраларымны карап, бәйләде. Икенче көнне кызыл армиячеләр килеп документларымны тикшерде, аннан машина чакыртып, госпитальгә озаттылар. Берничә госпитальдә дәваланырга туры килде. 1945 елның гыйнварында 3 төркем инвалид булып чыктым», - дип искә ала Константин Алексеевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев