Мин үзем 1941 елның 31 июлендә Мәскәү шәһәрендә туганмын. Сугыш башлангач, әти-әниемне туган яклары - Буа районының Ташкичү авылына эвакуацияләгәннәр.
Сугышка кадәр алар Мәскәүдә эшләгән булган. Товар поездында аларга 20 тәүлек кайтырга туры килгән. Шул вакыт эчендә минем хәлем авыраеп (авырганмындыр дип уйлыйм), мине үлгән дип белеп, поезд туктагач, юл кырыена чокыр казып күмеп калдырмакчы булганнар. Өлгермичә калганнар, мин сулап җибәргәнмен. Аннан, Буа якларына кайтып җиткәч, бер атна да узмый, әтием үзе теләп сугышка китә. Ә 1942 елда ул, алган авыр яраларыннан, сугышта һәлак тә була. Безнең балачак бик авыр булды. Шулай да гомер уза да китә икән, искән җилләр кебек. Яшәгән кебек тә түгел. Әтием булмагач, әнием көн-төн эшләде. Бригадир да булды, сыерын да җикте, кирәк чагында. Фронт өчен дип, көчен жәлләмәде.
Хәзер мин үзем дә еш авырыйм, кан басымы 200дән төшкәне юк. Ашыгыч ярдәм чакыртып, дәваханәгә эләгеп торам. Соңгы ятуымда хәлем бик авыр иде. Табиб Люция Рәшит кызы булмаса, дәваламаса, күптән бу якты дөнья белән саубуллашкан булыр идем. Люция Рәшитовна дару белән генә дәваламый, аның ягымлы карашы, игътибары һәм матур сүзләре дә безгә бер дәва. Гомумән, Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташлары да, хәтта санитаркалар да авыруларның хәлен яхшыртуга үзләреннән зур өлеш кертә. Хезмәтләре бик катлаулы булса да, аларның шәфкатьлелегенең чиге юк.
Без, сугыш чоры балалары, әти күрмәдек, ятимлектә, мохтаҗлыкта үстек. Шул уңайдан үзебез сайлаган кадерле депутатларга да мөрәҗәгать итәсе килә. Безгә инде артык күп яшәргә дә калмагандыр, әйткәнемчә, авырмаган көнебез юк, дәваханәләрнең дә без еш кунагы. Шуларны истә тотып, без исән чакта ярдәм кулы сузсагыз иде. Дөрес, пенсияләрне вакытында бирәсез, анысына рәхмәт, әмма бүген элек күрмәгәнне аз булса да күреп калсак иде. Авыр заманда яшибез хәзер дә, дип әйтергә тел әйләнми, сугыш еллары белән чагыштырганда. Сугышлар гына була күрмәсен дә, безнең язмышлар кабатланмасын. Җиңү көненең 71нче язын каршы алырга да күп калмады бит инде. Ел артыннан ел уза да уза.
Равия Садретдинова.
Яшел Үзән
Нет комментариев