Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Суга сикерү буенча 2017 елдагы фина дөнья сериясе этабы

Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур., 70 йорт) 2017 елның 31 нче мартыннан 2 нче апрельгә кадәр Суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясенең 3 нче этабы узачак. Анда 13 илдән 75ләп спортчы катнашыр дип көтелә. Спортчыларның чыгышларына 18 судья бәя бирәчәк.

Турнир турында

Дөнья сериясе этабы Казанда өченче тапкыр уздырылачак. Беренче тапкыр ул Татарстан башкаласында 2015 елда, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан уздырылган иде. Икенче тапкыр ул Казанда 2016 елда уздырылды.

Халыкара йөзү федерациясе (FINA) канаты астында ел саен уздырыла торган дөнья сериясе 2007 елда ярышлар турниры һәм күрсәтмә чыгышлар синтезы буларак барлыкка килгән иде. Ярышларның килеп чыгышының чишмә башында Бөекбритания, Кытай һәм Мексиканың милли федерацияләре тора. Соңрак аларга Канада, Катар, Россия һәм БГӘ дә кушылды. Кагыйдә буларак, Суга сикерү буенча дөнья сериясе ярышларында спортның әлеге төре элитасы: Олимпия уеннары, чемпионатлар һәм кубоклар җиңүчеләре һәм призерлары катнаша.

Дөнья сериясенең һәр этабының ярышлар программасы үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан ялгыз һәм синхрон сикерүләрне, шлай ук өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан синхрон катнаш сикерүләрне ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев