- Скриншот - компьютер экраныннан ясалган сурәт (фото). Гадәттә аларны интернет челтәренә куелган нинди дә булса мәгълүматны дәлилләү өчен кулланалар.
Бу - беркетеп куярга кирәк булган намуска тап тидерүче яки дәрәҗәне төшерүче хәбәр, авторлык хокукларын бозып урнаштырылган сәнгать әсәре яки башка төр фактлар булырга мөмкин.
Скриншотлар судта дәлил буларак кулланыла ала. Аларга карата аерым таләпләр каралмаган. Шулай да, ни булса да исбатлау өчен кулланган очракта, ул һәр дәлилгә булган таләпләргә туры килергә тиеш. Тулаем алганда, скриншот: кәгазьдә басылган булырга, бастырып алучының имзасы куелган, исем-фамилиясе һәм әтисенең исеме күрсәтелгән булырга, пичәт (булган очракта) сугылырга, сурәт алынган сайт, кулланылган компьютер техникасы һәм программа белән тәэмин ителү турында мәгълүмат һәм дата булырга тиеш.
Дәлил буларак кулланылучы скриншотның мөһим әһәмияткә ия булуы шарт, алай булмаганда аны исбатлаучы документ итеп кулланырга ярамый.
Нет комментариев