Яшәеш
Судка тартылган булу-булмау белешмәсен кайдан алырга?
- Балалар учреждениесенә эшкә урнашканда миннән кадрлар бүлегендә судка тартылган булу-булмау турында белешмә сорадылар. Аны мин ничек ала алам? Тизрәк эшләтеп булмыймы? Г.Закирова.
Сорауга җавапны Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең информация белән тәэмин итү бүлеге өлкән инспекторы Марат Заһидуллин бирә:
- Судка тартылган булу-булмау турында белешмәне сез Яшел Үзән эчке эшләр бүлегеннән ала аласыз. Гариза бирү өчен безгә паспорт һәм пенсия иминлеге кенәгәсе белән килергә кирәк. Әгәр дә сезнең өчен ышанычлы кешегез мөрәҗәгать итсә, аның белешмә алу хокукы биргән нотариаль ышаныч кәгазе булырга тиеш. Гариза 30 көн эчендә карала. Тагын да җентекле мәгълүматны сез дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча ТР Эчке эшләр министрлыгының www.mvd.tatarstan.ru рәсми сайтындагы «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү» бүлегеннән ала аласыз.
Андый белешмәгә www.gosuslugi.ru сайтында теркәлеп һәм шәхесне раслау процедурасын узып заказ бирергә була. Мәгълүмат ТР Эчке эшләр министрлыгына гариза биргән көнне үк килә, аны беренче чиратта карыйлар, иң күбе - ике атна эчендә. Әзер булу белән сезнең электрон почтага хәбәр килә, аннан соң аны бездән теләсә-кайсы көнне һәм хәтта бәйрәм һәм ял көннәрендә дә 8дән 18 сәгатькә кадәр алырга була. Белешмә гариза бирүченең бары тик үзенә паспорты булганда бирелә. Әлеге дәүләт хезмәтенә пошлина алынмый. Сораулар туганда тәүлек буе эшли торган ТР буенча эчке эшләр министрлыгының кайнар линия телефонына шалтыратырга була: 8(843)221-20-02.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев