Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Суд Яшел Үзәндә күпфатирлы йортта шартлаудан соң кулга алынган психиатрга эшкә чыгарга рөхсәт итте

Казанның Совет судында 53 яшьлек Наталья Евдокимованы чикләү чарасын озайттылар. Аны ваемсызлыкта гаеплиләр - янәсе, Яшел Үзән күпкатлы йортындагы шартлауга кадәр ул, шартлаган фатир хуҗасы Михаил Тимохинны хастаханәгә салмаган.

Фаҗигадән соң берничә көн узгач, суд Евдокимовага ике айга йорт аресты билгеләде. Әмма әлеге ханымның адвокаты карарны ТР Югары судында шикаять итеп юллаган. Ул вакытта судья яклаучы ягына басты - чикләү чарасын билгеле бер гамәлләрне тыюга үзгәрттеләр.

Евдокимова судтан аңа эшкә чыгарга рөхсәт бирүне сорады. Аның үтенечен адвокат хуплады - ул судка Яшел Үзән психоневрология диспансеры җитәкчеләреннән хат тапшырды. Моннан тыш, яклаучы судьяга Евдокимовага эш вакытында бирелгән грамоталар һәм рәхмәт сүзләрен дә бирде.

Тикшерү комитеты вәкиле табибның эшенә чыгуына каршы килмәде. Әмма мөһим шарт итеп ул хастаханәдә Евдокимовның зыян күрүчеләр һәм шаһитлар белән аралашмавын куйды.

"Минем юклыгым эш процессында чагыла дип ышанам. Мин беләм, бүлек ташландык хәлдә. Хәзер булган табиблар көчләре белән минем бүлекнең эшен тәэмин итә алмыйлар. Мин анда 2014 елдан бирле эшлим - аны формалаштыруда катнашам һәм пациентларны реабилитацияләү белән шөгыльләнәм. Безнең бүлектә болай да гомуми составның яртысы гына калды ", - дип белдерде Евдокимова.

Судья, табибә ханым зыян күрүчеләр һәм шаһитлар белән очрашмыйча, хастаханәдә эшли аламы, дип кызыксынды. Евдокимова белдергәнчә, коронавирус белән бәйле чикләүләр аркасында үзенең кулга алынганчы ук та үз кабинетыннан бик кирәк булмаганда чыкмаганлыгын белдерде.

Суд тикшерүченең чикләү чараларын билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә тагын ике айга озайту турындагы үтенечен хуплады. Бу вакытта табибә 23.00дән 6.00 сәгатькәчә фатирдан чыга алмый һәм җинаять эше буенча баручы зыян күрүчеләр һәм шаһитлар белән аралаша алмый.

Аерым алганда, судья Евдокимова эшкә чыгарга мөмкин, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев