Су да ташыйлар, тимер дә күтәрәләр
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» җәмгыятендә «Иң яхшы кранчы – стропальщик» һөнәри конкурсы уздырылды.
Конкурс ике этаптан тора иде. Беренче этапта теория буенча имтихан, икенчесендә–практика. Чиләктәге суның бер тамчысын да түкми билгеләнгән маршрутка илтеп җиткерергә. Моны үтәргә ювелирлар төгәллеге кирәк! Шушы биремнәрне иң яхшы итеп командалар арасында 25нче цех эшчеләре башкарып чыкты, ә аерым эшчеләр арасында 18нче цехтан кранчы Любовь Деревянко һәм 25нче цехтан стропальщик Иосиф Радышка тиңнәр табылмады.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фото завод төркеменнән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев