Студентларга да әни булу килешә
1 сентябрьдән көндез укучы студент хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү тәртибе үзгәрә, хәзер аны Социаль фонд билгели.
Моңа кадәр аның күләме стипендиягә бәйле иде, хәзер ул хезмәткә сәләтле халыкның региональ яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итәчәк.
Пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен чорында түләнәчәк, кагыйдә буларак, ул 140 көн дәвам итә. Шулай итеп, Татарстан Республикасында аның күләме 76 673 сум тәшкил итәчәк.
«Йөклелек – һәр хатын-кыз иртәгәге көнгә ышаныч тоярга тиеш чор ул. Тотрыклы ярдәм бала көткән студентларга аеруча мөһим икәнен аңлыйбыз. Ка-нуннардагы үзгәрешләр пособиене гаделрәк һәм сизелерлек итте. Хәзер
студентлар төбәктәге тормыш бәясен реаль чагылдыра торган түләү алачак», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Йөклелек һәм бала табу буенча пособие хатын-кызларның башка категорияләренә дә билгеләнә:
- рәсми рәвештә эшкә урнашканнарга;
- предприятиеләр юкка чыгу аркасында эшсез калган йөкле яки бала тапкан эшләмәүчеләргә;
- ябылган компанияләрдән эштән киткән яки үз коммерция эшчәнлеген тәмамлаганнарга;
- өч ай тулмаган баланы уллыкка алган хатын-кызларга.
Пособие билгеләү өчен гариза йөклелек һәм бала табу буенча ял тәмамланганнан соң ярты ел дәвамында рәсмиләштерелә. 1 сентябрьдән аны Росиия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең клиент хезмәтендә, дәүләт хезмәтләре аша яисә күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин.
Гариза биргәннән соң, 10 эш көне эчендә көндезге бүлектә укуны раслаучы документларны, шулай ук хезмәткә яраксызлык чорының дәвамлылыгы турында белешмәне шәхсән тапшырырга кирәк. Түләү йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен срогы өчен күчерелә.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәтләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм-канал рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар – 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 08:30дан 17:30га кадәр, җомга көнне – 08:30 дан 16:15кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).
Фото: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев