«Студентлар десанты» Яшел Үзән
«Студентлар десанты» Бөтенроссия акциясе кысаларында, механика көллияте студентлары Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегендә булып, анда полиция хезмәте специ фикасы беләфн якыннан танышты.
Студентлар яңартылган музейның ремонттан соң беренче кунак лары булды. Милиция (полиция) тарихы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ветераннар советы рәисе, отс тавкадагы милиция подполковнигы Иван Федянин таныштырды. Яшьләр зур кызыксыну белән экспонатларны карады һәм күп сораулар бирде.
Шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Шамил Сөләйманов чарада катнашучыларга Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының югары уку йортларына керү, эчке эшләр органнарында хезмәт итү һәм ирекле халык дружинасы сафына басу теләге булучыларга нинди таләп ләр куелуы турында сөйләде.
Экскурсияне эксперт-криминалистика үзәгендә дәвам иттеләр. Бүлек җитәкчесе Максим Митюнин бүлекчәнең эше белән таныштырды, ялган банкнотларга, документларга, наркотикларга экспертиза ничек үткәрелүе турында сөйләде. Аның ничек төшерелүен күрсәтте. Эксперт-криминалист чемоданы студентларда аеруча зур кызыксыну уятты.Алар әлеге хезмәтнең үзенчәлеге, практикада кулланыла торган төрле экспертиза төрләре турында гына белеп калмыйча, үзләрен эксперт ролендә дә сынап карый алды.
Мондый чаралар яшьләргә полиция хезмәткәрләренең эшен күрсәтүгә, хезмәтләре турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. Бәлки, аларның кайберләре тиздән эчке эшләр органнары хезмәткәрләре сафын тулыландырыр.
Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте полициясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев