Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Студентлар десанты» Бөтенроссия акциясе бара

Студентлар көне алдыннан ел саен үткәрелә торган «Студентлар десанты» бөтенроссия акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Механика көллияте һәм КНИТУ-КАИ ЗИМИТ студентлары өчен полиция бүлегенә экскурсия оештырылды.

Полиция, эчке эшләр органнарында хезмәт, аның спецификасы һәм үзенчәлекләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча шәхси состав белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары эчке хезмәт майоры Фидан Миндибаев сөйләде.

Яшьләр, хезмәткә кергәндә кандидатларга карата куелган таләп ләр һәм полиция хезмәткәрләренә бирелә торган социаль гарантияләр турында белде.
Экскурсия хезмәт автотранспорты белән танышудан башланды. ЮХИДИ һәм ППС хезмәткәрләре автомобиль эчендә урнаштырылган җиһазларны билгеләү турында сөйләде. Студентлар автотранспортны карау гына түгел, автомашина руле артында үзләрен полиция хезмәткәре итеп тә сизде.

Студентлар өчен иң истә калырлык вакыйга – кинологларның һәм аларның дүрт аяклы хезмәттәшләренең чыгышы булды. Кинологлар кунакларга җинаятьчене нәтиҗәле тоткарлауны күрсәтте. Рис кушаматлы лабрадор машинада яшерелгән граната һәм сумкада шартлаткыч матдә муляжын җиңел тапты. Студентларда этләр белән бәйле сораулар күп иде. Кинология хезмәте хезмәткәрләре яраткан хайваннары турында бик теләп сөйләде.

Актлар залында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча доклад белән полиция майоры Люция Фәләхова чыгыш ясады, ә ЮХИДИ башлыгы, полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искәртте.

Эчке эшләр органнары кулланышындагы корал һәм махсус чаралар, шулай ук, кунакларны бик кызыксындырды. Балалар бик теләп коралларны карады, алар белән фотога төште.

Чара азагында катнашучылар кызыклы һәм файдалы очрашу өчен полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Полиция хезмәткәрләре, киләчәктә «Студентлар десанты» акциясендә катнашучылар тормышын эчке эшләр органнарында хезмәт белән бәйләрләр дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев