Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Студент кыз 95 мең сумга алданган

Яшел Үзәндә 22 яшьлек студент кыз, Интернет аша ноутбукка заказ биреп, 95 мең сумга якын акчасыннан колак каккан.

Сайтларның берсендә кыз үзенә ноутбук сайлап алып, заявка җибәргән һәм үзе турында мәгълүматны да биргән. Шул ук кичне аңа интернет-кибет хезмәткәре шалтыратып, заказны раслаган һәм электрон почта адресына счет җибәргән.
Кыз банк картасыннан акча күчергән көннең икенчесендә аңа «заказ түләнде һәм алучыга җибәрелде» дигән җавап килә. Сатучы товарны өч көн эчендә китереп җиткерергә сүз бирсә дә, ноутбук күрсәтелгән вакытында китерелми. Кыз сөйләшүләр алып барган телефон да җавап бирми. Кыз Интернет отзывларын карый башлагач, үзенең фейк страницасы белән язышкан булуын ачык­лый. Алданган сатып алучыга гариза белән полициягә мөрәҗәгать итәргә генә кала. Мошенникның телефоны Мәскәү өлкәсендә теркәлгәнлеге билгеле була. Хәзерге вакытта җинаятьченең шәхесен ачыклыйлар. Ә шул вакытта шәһәрдә яшәүче ике кеше - 90 һәм 47 яшьлек хатын-кыз мошенниклар кармагына эләкмичә кала алган. Ялганчылар телефон аша алардан төрле юллар белән акчаларын алмакчы булсалар да, бу хатын-кызлар аферистлар провокациясенә бирешмичә полициягә хәбәр итә.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кисәтүенчә, Интернет челтәре аша сделкалар ясаганда бик игътибарлы булырга кирәк. Мошенниклар еш кына товарны түбән бәядән сатуны тәкъдим иткән була. Бу потенциаль корбаннарны җәлеп итү өчен эшләнә. Товар өчен алдан түләү дә бик куркыныч. Чөнки мошенниклар аноним түләү системаларын кулланып эш итә. Шуны онытмаска кирәк: товар өчен алдан түләү бернинди дә гарантия бирми. Әгәр дә сатып алу барышында сезне ашык­тырсалар, күндерергә тырышуларга бирешмәгез, карарны айнык акыл белән чыгарыгыз, шик туса, шунда ук товардан баш тартыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев