Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Стоянкада машинага зыян килгәндә, аны ничек каплатырга?

– Машинагызны стоянкада калдырганда:

• Автомобильләрне  саклау кагыйдәләрен өйрәнегез һәм шулар буенча эш итегез;
• Килешү төзегәндә игътибарлы булыгыз;
• Килешүне, чекны (квитанцияне) алырга һәм сакларга онытмагыз.
Анда вакыт, дата, автомобильнең маркасы дөрес күрсәтелгән булырга тиеш. Юкса, форс-мажор очрагында нәрсәне дә булса исбатлыйсы авыр булачак.
Әгәр дә машинагыз белән нинди дә булса күңелсез хәл килеп чыккан икән (тырналган, магнитолагызны яки автомобильнең үзен үк урлаганнар), эш итү алгоритмы түбәндәгечә:
• Килгән зыянны бәяләү мөһим. Моның өчен эксперт оешмасына мөрәҗәгать итегез;
• Зыянны күрсәтеп, үз таләпләрегезне һәм дәгъваларыгызны белгертеп, шикаять төзегез һәм аның белән автостоянканы эксплуатацияләүче оешманың җитәкчесенә керегез;
• Әгәр дә сезнең таләпләр игътибарсыз калса яки аларны канәгатьләндерүдән баш тартсалар, бер генә юл кала – суд;
• Дәгъвада, килеп чыккан хәл һәм үзегезнең таләпләр турында тәфсилләп языгыз. Монда, сезнең хокукны яклаучы закон нормаларына таянуыгыз бик мөһим.
Нәрсәгә таяныргамы? РФ Гражданнар кодексының «Саклаучы, аның карамагына тапшырылган әйбернең төгәллеген тәэмин итәргә бурычлы» дигән 891нче маддәсенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев