Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Стоп! Юлда халык инспекторы

2014 елның ноябреннән гражданнарның юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә белемен арттыруга юнәлтелгән «Халык инспекторы» махсус проекты эшли.

Проект кысасында һәр гражданин теркәлеп телефонына кушымта (приложение) куйдыра һәм порталда юл кагыйдәсе бозучы турында мәгълүматны фоторәсеме белән бергә урнаштыра ала. Бу кушымта iOS һәм Android операцион системалары базасында эшли.
Шушы проект эшли башлаганнан бирле Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегенә юл иминлеге проблемасына битараф булмаган кешеләрдән 200 хәбәр килгән. Гражданнар җибәргән фоторәсемнәр нигезендә машина йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылган.
Шушы чара кысасында Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин кайбер сорауларга ачыклык кертте.
- Юл иминлеге кагыйдәсен бозуларның бөтен төрен дә видеога яисә фотога төшереп буламы?
- Уведомлениеләр түбәндәге категорияләрне бозган өчен кабул ителә: әйтик, аеру билгесе яисә юл кырыеннан, автобус полосасы буенча барган, стоп-линиягә чыккан, калдыкларны санкцияләнмәгән җиргә ташлаган, файдалы казылмаларны законсыз казыган (грунт, ком, торф, вак таш, чуер таш, кызыл балчык, известняк һәм башкалар), светофорның тыелган билгесенә кергән, инвалидлар өчен булган урыннарда парковкалаган, җәяүлеләргә юл бирмәгән, юлда барганда телефоннан сөйләшкән, тротуардан машина белән йөргән, каршы юнәлештән барган, тротуарда яисә җәяүлеләр юлында, газоннарда туктаган өчен.
- Видеога төшерүнең нинди дә булса да кагыйдәләре бармы? Алар нинди очракларда кабул ителә?
- Төп кагыйдәсе булып хокук бозучы транспорт чарасының дәүләт теркәлү билгесенең идентификацияләнгән, административ хокук бозу билгеләре булуы тора (юл билгеләре, юл разметкасы, объектка бәйләнеше).
- Нинди төр хокук бозуларны күбрәк теркиләр?
- «Халык инспекторы» уведомлениеләренең 90 проценты тротуарларда парковкалау кагыйдәсен бозуларга кагыла. Хәзер җәяүлеләрне бәрдерү һәм машина йөртүчеләрнең телефоннан файдалануы бик актуаль. Халык инспекторларына игътибарларын менә шул проблемаларга юнәлтергә кирәк.
Шуны да искәртеп узам: юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны ачыклаганда үзегезнең яктан да закон бозуларга юл куелмаска тиеш. Андый очракларны машина йөртүче бары тик махсус җиһазландырылган телефон (кул хәрәкәтеннән башка) кулланып кына төшерә ала. Кире очракта аның үзенә штраф салынырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев