Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Столичная урамының кибет тамбурында 58 яшьлек ир мәете табылган

02 Эчке эшләр бүлегендә 30 җинаять теркәлгән.

Шуларның 21е – шәһәрдә, 9ы районда булган. 11 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 көчләү, 2 талау, 12 урлау, 10 мошенниклык булган.

Столичная урамының кибет тамбурында 58 яшьлек ир мәете табылган. Тикшерү нәтиҗәсендә аның йөрәк атеросклерозыннан үлгәнлеге ачыкланган.


Карамалы Тауның Первомайская урамындагы кибеттән товар урлаганнар. Моны бистәдә яшәүче элек хөкемдә булган беркайда да эшләмәүче 32 яшьлек ир кылган.


Королев урамындагы кибеттән билгесез зат 6 мең сумлык ирләр курткасы урлаган. Тикшерү алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев