Яшәеш
Өстәмә акча кайчан түләнә?
Билгеле булганча 2017 елның гыйнварында (яше буенча пенсиягә чыкканнар, инвалидлар, туендыручысын югалтканнар), Россия территориясендә даими яшәүчеләр бер тапкыр бирелә торган 5000 сум күләмендә акча алачак. Акча кулга, йә булмаса пенсия акчасын алгандагы кебек, банктагы исәп-хисап счетына күчерелә.
Бер тапкыр бирелә торган сумма 16 гыйнвардан соң тапшырыла башлый. Моның өчен өстәмә документлар бирергә кирәкми. Пенсия акчасын һәр айның 16 числосыннан ала торган пенсионерлар 5000 сумны гыйнвар аена түләнә торган пенсия акчасы белән алачак. 4сеннән 15 числога кадәр ала торган песионерлар өчен дә әлеге сумма 16сыннан 26 гыйнварга кадәр түләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев