Балигъ булмаган балаларның тәрбиясез һәм караучысыз калу очракларын киметү юлларын эзләү, бу юнәлештә профилактик чараларны нәтиҗәле итү - бүгенге көн җәмгыятенең иң актуаль һәм социаль әһәмияткә ия мәсьәләләренең берсе булып тора.
Әлеге проблема, барлык җирдә булган кебек, безнең районда да бар һәм социаль-мөшкел хәлгә төшкән андый гаиләләр, профилактик тикшерүләр барышында ачыкланып, компетентлы ведомстволар күзәтүе астына алына, учетка куела. 2016 ел ахырына исәптә 171 балигъ булмаган балалы шундый 98 гаилә торган. Әлеге сабыйлар сәрхүш, наркоман һәм беркайда да эшләмәүче ата-аналары белән көн итәргә мәҗбүр. Оясында ни күрсә, дигән гыйбарә юктан гына тумаган, тәрбиянең «т» хәрефен дә күрмәгән әлеге ярымкыргый балалар, әлбәттә, үзләре дә кечкенәдән үк тарта, эчә, урлый, хәтта зуррак җинаятьләргә дә бара. Кайчакта гына дип әйтү дөрес тә булмас, күпчелек очракта мондый гаиләләр белән эшләү дә бернинди уңай нәтиҗә бирми. Чөнки, айныганнан соң тормышларының тирән упкын кырыенда торганлыгы күренә һәм бу проблемадан бары тик эчеп котылып була. Алар өчен чыгу юлы шул...
Яшел Үзәндә 2017 елның март аена ведомствоара исәптә 64 гаилә тора, аларда 102 балигъ булмаган бала яши. Ике гаиләне ата-ана хокукыннан - өлешчә, ә 4 гаиләне бөтенләй мәхрүм итү өчен документлар әзерләнә. Социаль-куркыныч хәлгә төшкән һәр гаиләгә ярдәм чаралары оештырыла: алкоголизмнан дәвалау, эшкә урнаштыру, тормышларының авыр факторларын киметү өстендә эшләү; балаларын ел саен шифаханәләрдә, сәламәтләндерү лагерьларында ял иттерү, аларның гомум белем бирү учреждениеләренә йөрүләрен контрольдә тоту, спорт секцияләренә, төрле түгәрәкләргә җәлеп итү. Гаиләләргә шулай ук кием-салым, әйберләтә, продуктлата һ.б. ярдәм күрсәтелә.
- Ведомствоара комиссия тарафыннан агымдагы елда профилактик максат белән 17 рейд ясалды инде. Әлеге эш барышында янгын куркынычсызлыгына, коммуналь хезмәт функцияләренә, ТКХ хезмәтләре, ут һәм газ өчен бурычларга игътибар ителә. Килеп туган мәсьәләләр буенча консультация бирелә, - дип ачыклык кертте Яшел Үзән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нуриева.
Гөлнара Вәлиева
Нет комментариев