Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Спиртлы эчемлекне вакытлы-вакытсыз сатканнар

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре эчке базарда халык куллануы товарлары бәясенә һәм ассортиментына мониторинг уздырганда Васильево бистәсендәге сәүдә павильонында иртәнге вакытта сыра сатылу очрагына тап булган.

- Алкоголь продукциясе сәүдә залында витринага куелган һәм ценнигы да бар иде, - дип сөйли контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин. - Монда алкогольле эчемлекләрнең 22 сәгатьтән алып иртәнге 10 сәгатькә кадәр сатылмавы турында мәгълүмат та юк.
Татарстан Республикасы законы нигезендә исерткеч эчемлекләрне сәүдә нокталарында, «ресторан», «кафе» һәм «бар» тибындагы җәмәгать туклануы предприятие­ләреннән тыш, 22 сәгатьтән алып иртәнге 10 сәгатькә кадәр сату тыелган.
Закон бозылса, административ җәза каралган. Мондый очракларда спиртлы эчемлек конфискация­ләнеп, вазифадагы затларга - 5 меңнән алып 10 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән алып 100 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев