Яшәеш

Социаль пакетта бары тик сыйфатлы дарулар гына

Социаль пакет турында аңлатма биргәндә бер мөһим мәсьәлә - даруларның сыйфаты турында әйтергә кирәк.

Ташламалы даруларны алу федераль дәрәҗәдә куелган. Анда ялган дарулар эләгү мөмкинлеге бөтенләй диярлек юк. Кызганычка каршы, моны күпләр белеп тә бетерми. Препаратларның бәяләре белән дә шундый ук хәл. "Таттехмедфарм" берләшмәсе республиканың ташламага ия булучы авырулары өчен дару җитештерүчеләр арасында тендер үткәрә. Әлбәттә инде, монда аның бәясенә дә нык игътибар бирелә.

Кайчакта шундый хәлләр дә була: ел башланып күп тә үтми кешедә каты авыру табалар. "Миңа ни эшләргә, соцпакеттан баш тарткан идем?" дип дәваханәгә мөрәҗәгать итәләр. Шуның өчен бөтен хәлләргә дә алдан әзер булырга кирәк. Даруларга заявканы 6 ай алдан бирелә. Шуңа да 1 октябрь үткәннән соң, "без белмәдек", "безгә аңлатмадылар", диючеләр булмасын иде. Медицина хезмәткәрләре пенсия фонды белән берлектә аңлату эшләре алып баралар, һәр авыру инвалид белән шәхси сөйләшүләр үткәрәләр. Ташламага ия булучыларга кирәкле барлык дарулар да кайта, юк кына акчага алданып оттыручылар булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Социаль пакетта бары тик сыйфатлы дарулар гына
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш