Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә

- Васильевода ярты йорт сатып алдым. Ә БТИда аны тулысы белән миңа рәсмиләштергәннәр. Күршем кияүгә чыгып ирен үзенә пропис­кага кертергә уйлагач кына күрдек әлеге ялгышны. Хәзер ул суд аша үзенә тиешле ½ өлешне рәсмиләштерде, ә мин ике елдан бирле дөреслекне таба алмыйм, чөнки минем ½ өлешне рәсмиләштерү өчен шул ук...

- Сез әлеге йортның үзегезгә тиешле ½ өлешен рәсмиләштергәндә теркәүче орган тарафыннан техник хата ясалып, күршегезнең хокуклары бозылган. Бу хатаны, күршегез бик дөрес эшләгәнчә, бары тик суд аша гына төзәтеп була.
«Күчемсез милекне рәсмиләштерү турында»гы Федераль закон буенча, әгәр дә язулардагы һәм реестрдагы техник хаталарны төзәтү, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән әлеге язуларга ышанып таянучы милек хуҗаларының яки өченче затларның законлы хокукларына зыян китерәчәгенә нигез бар икән, мондый төзәтүләр бары тик суд карары буенча гына башкарыла.
Хатта күрсәтелгән хәлләр нәтиҗәсендә үзегезнең хокукларыгыз бозылган дип саныйсыз икән, булган барлык чыгымнарыгызны тулысы белән кайтаруларын таләп итеп, судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев