Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау, соңгы тапкыр дәшә дәрескә. Быел Яшел Үзәндә 9 һәм 11нче сыйныфны 436 укучы тәмамлый
Җитте ул көн, тагын бер уку елы артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча дулкынландыргыч мизгелләр якынлаша. Әле кайчан гына әти-әнисе җитәкләп барган бәләкәй балалар бүген инде зур егет һәм кызлар. 9 һәм 11 ел кай арада үтеп китте икән соң ул?!
Белем дөньясына алып кергән, үз балаларыдай якын күргән укытучылар өчен дә моңсу көннәр. Һәр укучысы өчен борчылып, киләчәк тормышта үз юлларын тапсыннар иде дип, күңеленнән изге теләкләрен тели алар.
11нче чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе буларак, минем дә күңел кылларым тирбәлеп кенә торган көннәрем. Укучылар гына түгел, әти-әниләр дә БДИ дип, ут йотып яши. Ел буе онлайн мәктәпләрдә, репетиторда, баш күтәрми, йокы күрми бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү энә белән кое казуга тиң. 9нчы сыйныфлар 21-22 майда сайланма фән – чит тел буенча сынау тапшырса, бүген 11ләр тарих, әдәбият һәм химия фәненнән имтихан бирә. БДИ расписаниесендә өстәмә көннәр дә бар (3-4 июль), алар чыгарылыш укучыларына бер фәнне яңадан тапшырырга һәм үз нәтиҗәләрен яхшыртырга мөмкинлек бирә, бу югары уку йортларына кергәндә мөһим роль уйнарга мөмкин.
24 майда, Яшел Үзән районы һәм шәһәре мәктәпләрендә 436 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Кыңгыраулы мәктәп еллары артта кала. Алда – дәүләт имтиханнары, урта һәм югары уку йортларына керү мәшәкатьләре. Барысы да уңышлы булсын, Аллаһ ярдәменнән ташламасын, һәрбарчагызга да тел ачкычлары бирсен дип телик әле. Хәерле сәгатьтә!
Фото: «ЯҮ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев