Соңгы сулышына кадәр куркыныч чир белән көрәште: РФ халык артисты вафат
***
Россиянең халык артисты, театр һәм кино актеры Анатолий Лобоцкий вафат булган. Аңа 66 яшь иде.
Артистның үлеме турында аның гаиләсе хәбәр итте. Мәгълүматны шулай ук актер даирәсе вәкилләре дә раслады.
Актерга яман шеш диагнозы куела, ул озак дәвалана һәм җитди хирургия операциясе дә кичерә.
2024 елда Анатолий Лобоцкийның периферия яман шешенә бәйле рәвештә үпкәсенең бер өлешен кисеп алалар. Авыру башка органнарга да күчә. Дәвалау курсыннан соң актерның вакытлыча хәле яхшыра, әмма соңрак рецидив була, яңа шеш барлыкка килү эшне тагын да катлауландыра.
Анатолий Лобоцкий дүрт тапкыр өйләнгән булган. Актерның дүрт баласы калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев