Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Соңгы көненә кадәр гафу да үтенмәде...» (тормыштан)

Ирем яман шеш авыруыннан вафат булды. Озак еллар бергә яшәдек. Бианай белән биатайның яраткан килене булдым, чөнки беркайчан да тавыш күтәрмәдем.

Ирем эчте, йөргәне дә булды, түздем. Кайтып тавыш чыгарганына да түздем. Ул йокласа, аяк очына гына басып йөри идем. Балалар да шулай. Эчсә дә, кайтып ятып йоклаган ир белән яшәү җиңелдер ул. Ә менә тавышланганы белән яшәве авыр. Ирем шулай кылана да икенче көненә шым гына басып йөрер иде. Кызгана идем үзен. Аннары: «Мин бала чакта авыргач, чит кешенең канын миңа салганнар, шуңа охшаганмын», – дип акланыр иде.

Урын өстендә калгач, туганнарына: «Хатын мине карамас инде, нык газапладым аны», – дигән. Нишләп карамый ди, бала кебек карадым! Соңгы көненә кадәр. Ирем үләренә ышанмады. Савыгам, дип ятты. Шуңа гафу дә үтенгәне булмады.

Ә мин аны сагынам. Көн дә иртән фотосына карап сәламлим, хәлләремне сөйлим. Парлы булып яшәүгә җитми…

Язмышлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев