Сөмбелә Яркәева: «Көнләшүчеләр күп булды...»
Адәм баласының тормыш юлы, барлык кайгы-борчулары, шатлыклы мизгелләре маңгаена языла, дигәннәре хактыр. Әңгәмә герое тормыш сынауларын горур узып, үзендә көч һәм ышаныч тапкан хатын-кызларның берсе.
Зур сәхнәгә кечкенә, әмма төпле адымнар белән атлаучы җырчы Сөмбелә Яркәева белән бүген якыннанрак танышырбыз.
– Ни өчен Казанга килергә уйладыгыз? Башкала нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Мин Апас районы Кече Болгаер авылы кызы. Казан бөтен кешене дә колач җәеп каршы алмыйдыр ул, тик тормышымны музыка белән бәйләү теләге бик зур иде. Язмышымны рус фильмындагы Фросяныкы белән чагыштырыр идем. Ул да авылдан укырга керергә, артист булырга дип зур шәһәргә килә, имтиханнарга соңга кала, төрле проблемаларга эләгә... Шул героиняның эчке халәте, беркатлылыгы, куркаклыгы мине чагылдыра кебек. БДИларны уңай балларга биреп тә, «И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте»нең керү имтиханнарына соңга калган идем...
– Нәтиҗәдә, укырга керә алдыгызмы?
– Уку йортының коридорында Мәсгут абый Имашев белән Шамил абый Әхмәтҗанов каршы алды. Күз алдыгызга китерегез, әнисе белән бергә озын, сары толымнарын ике якка үреп салган оялчан кыз басып тора. Әле дә хәтердә, әнине аптыратып: «Алырлармы икән укырга?» дип сөйләнүләрем. Шул сүзләрне Шамил абый ишетеп: «Шундый зәңгәр күзле, озын чәчле кызны ничек алмаска мөмкин?! Укырга кергәч тә фольклор дәресләрен өйрәнербез», – ди. Ул елны рәсми рәвештә студент булып укырга керә алмадым. Аттестатта «3»леләр булуы да начар тәэсир итте. Бер ел абитуриент булып укыдым. Бу турыда әти дә, дус-туганнар да белмәде, яшерә килдем. Икенче елны исә Зөлфирә Шәйдуллина, Регина Тимербулатовалар белән бер группага бюджет урынга укырга кердем. Барысы бергә 5 ел укыдым булып чыга...
– Югары уку йортына керү теләге булмадымы?
– Булды, әлбәттә. Көллиятне тәмамлауга бер ел кала мин Казан егетенә кияүгә чыктым. Имтиханнарның барысын да «5»легә бирдем. Консерваториягә керергә тәкъдим ясалды. Остазым Ания апа Туишева бик сөенде, ничә курс укытып та, иң икеләнгән студенткам син идең, монда исә, киресенчә, ышанычны тулысынча аклаганы син булып чыктың. Гаиләң бар, укуыңны дәвам ит, дигән иде. Кызганыч, гаиләдә каршы булдылар... Хыялым чынга ашмый калды.
– Үкенү әле дә бармы?
– Хәзер үкенмим, бу ситуацияне җибәрдем. Көллият дипломын алып та, читтән торып КФУның музыка юнәлешен тәмамладым. Яратып укыдым дип әйтә алмыйм. Тормышта башка вазифаларым да күп, иң беренче чиратта мин – әни кеше һәм үзенчәлекле баламны үстерәсем бар!
– Балагыз турында да сөйләп китегез әле. Диагнозын кайчан белдегез?
– Язмыш шулай кушкан булгандыр инде, җитлегеп бетмәгән килеш, 8 айда бала алып кайттым. Улыбызның үзенчәлекле сабый икәнен карында вакытта белмәделәр. Сабыйга яшь ярым булган вакытта гына безгә куркыныч диагноз әйттеләр – «Гипоплазия мозолистого тела», ДЦП... Улыма декабрьдә 6 тула, Аллаһка шөкер, йөри, ике телне дә аңлый, тик тулысынча җавап бирә алмый. Баланың сәламәтлеге, киләчәге өчен көрәшәбез. Кызганыч, тулы гаиләдә эшли алмыйбыз, әмма әтисе гел ярдәм итеп тора. Аңа бик рәхмәтлемен!
– Сабыегыз белән тернәкләнү процессларын кайларда уздыгыз?
– Казанның барлык хастахәнәләрен йөреп чыктык. 2022 елның август аенда өчәүләшеп машина белән Грузиягә чыгып киттек, ә Грузиядән Төркиягә юл тоттык. 46 шәһәрдә булдык. Мин 5 телдә сөйләшәм, 7 телдә җырлыйм, аралашу ягыннан кыенлыклар булмады. Берәр белгеч табып булмасмы икән, дигән уй белән эшләнелде боларның барысы да.
– Улыгыз хәзер кем белән яши?
– Ислам улым әтисе белән яши. Концертларда булмаганда, әлбәттә, үзем белән. Хәзер, Аллаһка шөкер, үз фатирым бар. Улымның кем белән калачагын бик озак хәл иттек. Башта диагнозын да яшерә килдек. Эшкә чакыралар иде, бала авыру булгач чыгып китә алмыйм. Иремнең кайбер туганнары, булышу, сүз белән булса да ярдәм итү урынына, «син авыру бала алып кайттың» дип әйтә килделәр. Мин исә өмет белән яшәдем! Балам аякка басар, сөйләшер дип…
– Ни өчен беренче ирегез белән араларыгыз суынды?
– Гаиләне таркатырга теләделәр. Көнләшүчеләр күп булды. Яшермим, алар арасында якыннарым да бар. Син Марсельгә лаек түгел, дип әйтүче туганнарым да булды. Сер түгел, иремнең кафе-рестораннары, үз бизнесы бар. Беренче иремнең туганнары, әти-әниләре артист хезмәтен «нормальный» эшкә санамады. Юньле эшкә урнаш, заводка бар, дип тә әйтәләр иде хәтта. Ул чорларда һәм әле дә бик күп хәйрия концертларында катнаштым, аны да өнәп бетермәделәр. Бай кәләш кирәк булгандыр инде, күрәсең... Туй көнендә үк аерылышуыбызга билгеләр булды. Мине бизәндергән кыз: «Сезнең икенче туегыз да булачак», ди. Мин кияүгә чыгарга әзерләнеп йөрим, ә ул миңа шулай дип тора! Аннары фотога төшкән вакытта «дымовая шашка»дан ап-ак күлмәгемә ут капты. Регистрациягә килеп җиткәч тә, бусагадан атлап кергәндә талаша-талаша кердек…
– Элеккеге тормыш иптәшегез белән бүген аралашасызмы?
– Бала – элеккеге ир белән хатынны тоташтырып торучы күпер. Аралашабыз, әйе. Аның хәзер яңа гаиләсе, хатыны бар. Аерылышкан вакытта бернәрсәне дә бүлмәдек, шуңа күрә 2023 елда җиңеллек белән киттем. Минем аңа булган үпкәм, ачуым инде күптән бетте. Элеккеге низагларны чәчеп саласым килми. Үземне Марсельнең урынына куеп карыйм да, аңларга тырышам.
– Яркәева фамилиясе ирегезнекеме?
– Аныкы. Күп кенә җырларым кыз фамилиям астында, Хамидуллина булып иҗат ителде. Сәхнәдә Хәмидуллина булып таныласым килгән иде, тик әтием рөхсәт итмәде. «Кияүгә чыккансың икән, паспортта да, сәхнәдә дә ир фамилиясе белән йөр. Тормыш иптәшеңә хөрмәт булырга тиеш», – диде.
– Сольный концертлар куйганыгыз бармы?
– Иҗат юлымда Мурат Гайсин очравына бик бәхетле, бергә эшләвебезгә ике ел булды. Бик күп җирләргә концерт турлары белән дә йөрергә өлгердек, төрле проектларда продюсерым ролендә дә булды ул. Сольный концертлар белән Татарстанның төрле районнарында тере тавышка чыгыш ясадым, Аллаһка шөкер. Күп булмаса да, тамашачыларым бар, киләләр, җылы сүзләр әйтәләр! Алга таба үз концертларыма грандиоз планнарым бар, болар исә сер булып калсын (елмая).
(Кыскартып алынды)
Илүзә Касыймова.
«Шәһри Казан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев