Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сөмбел Билалова шатлыгы белән уртаклаша

Җырчы: «Әлегә атказанган түгел, әмма...»

Сөмбел Билалова социаль челтәрдәге сәхифәсендә шатлыгы белән уртаклаша.

«Күпләр мине «атказанган артист» исеме бирелү белән котлый, мине лаеклы дип санавыгыз шатландыра. Әмма, әлегә – юк. Мин «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе алдым. Бу бүләк минем өчен кадерле һәм мөһим. Соңгысы булмасын!

Татарстан Мәдәният министрлыгына, мәдәният идарәсенә, минем яраткан филармониягә минем эшемә, иҗатыма югары бәя биргәне өчен рәхмәт. Котлауларыгыз өчен дә рәхмәт!» – дип язган ул.

Аны иҗатташ дуслары һәм виртуаль дуслары котлаган һәм уңышлар теләгән.

Чыганак:Интертат
Фото:Сөмбел Билалованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев