Сөлгегә һәм пакетка төрелгән: күл буенда яңа туган сабый мәете табылган
Сабыйның әнисен эзлиләр.
Красноярск краеның Зыково авылы янында сөлгегә һәм пакетка төрелгән сабый мәете табылган. Бу хакта төбәкнең Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бала туганда тере булганмы яисә үлеме икәнен, шулай ук үлемнең төгәл сәбәбен ачыклау максатыннан суд-медицина экспертизасы билгеләнгән», – дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.
«Әни кешенең яңа туган баласын үтерүе» турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 106 нчы маддәсе). Сабыйның әнисен эзлиләр. Яңа туган сабыйның үлем сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.
Фото: © ИЗВЕСТИЯ/Зураб Джавахадзе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев