Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда яңа ковид-очраклар саны 777гә кадәр артты
Татарстанда тагын 777 кеше авырый башлаган, өч татарстанлы чирне республикадан читтә йоктырган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"120 кеше хастаханәгә озатылган, 657 өйдә дәвалану ала", - диелә ведомство хәбәрендә.
Билгеләп үтелгәнчә, авыручылар арасында 67 балигъ булмаган бала да бар.
Яңа очракларның күпчелек өлеше Казанга (410) һәм Чаллыга (134) туры килә. Районнар арасында авыручылар барыннан да бигрәк Түбән Кама (83), Әлмәт (26) һәм Зәй (19), Яшел Үзәндә (8) ачыкланган.
Республикада пандемия башланганнан бирле 49,4 мең кеше авырган. Якынча 39,4 сәламәтләнгән, шул исәптән 220се соңгы тәүлек эчендә.
Корнорнавирустан вакцинацияне 2 398 289 кеше узган, 1,8 млннан артыгы ике компонентны да алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев