Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сөенечтән телсез калдым» – Әбри Хәбриевтән шәп яңалык

«Сөенечтән телсез калдым» – Әбри Хәбриев өченчегә әти булачак

Популяр алып баручы, юмор остасы Әбри Хәбриев шушы көннәрдә үзенең туган көнен бәйрәм иткән иде. Артистка иң шәп бәйрәм сюрпризын тормыш иптәше Гөлчәчәк ясаган – кулына «ике сызыклы бүләк» тоттырган.

Әбри Хәбриевның сөенече эченә сыймаган. Өченче тапкыр әти булачагын шаян шигырь юллары аша ул виртуаль дусларына да сөйләгән.

«Туган көнгә хатын быел бүләк алып тормаган.

Шаккатырыйм әле диеп, бер сюприз җайлаган.

Аны күргәч, күзкәйләрем маңгайга менеп китте.

Телсез калдым сөенечтән, йөрәк сикереп типте.

Менә бу, ичмасам, бүләк! Искитмәле, шәп, кызык!

Хатын кулыма тоттырды «параллель ике сызык», – дип шатлыгы белән уртаклаша ул.

 

Әбри Хәбриев тормыш иптәше Гөлчәчәк белән бер кыз һәм ул тәрбияли.

Гаиләне әлеге матур вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

 

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев