Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сода ярдәмгә килә

Дачниклар өчен сода иң арзан, әмма аеруча кирәкле матдә. Соданы теләсә кайсы кибеттән арзан хакка гына сатып алырга була.

Әгәр бакчагызда виноград үстерәсез икән, җиләкләре өлгергәндә сода белән бөркергә кирәк. 75 гр соданы 10 литр суга болгатып, виноградны коендырсагыз, бөтен корткычлар юкка чыгар, ә җиләкләр аеруча баллы булыр.
Мондый сыеклык белән алмагач, карлыган, чияне дә коендырырга мөмкин.
Сода - ончыл чыкка каршы менә дигән чара. 1 чәй кашыгы соданы 1 литр суда эретергә һәм профилактика өчен кыярларга бөркергә була. Ә крыжовникны һәм карлыганны түбәндәге комплексы сыеклык белән "юындыралар": 1 аш кашыгы сода, 1 төймә аспирин, 1 чәй кашыгы савыт-саба юа торган теләсә кайсы сыеклык яки сыек сабын, 1 аш кашыгы сыек май. Бөтен компонентларны 4,5 литр суга болгатырга.
Кыярның яфраклары саргая башласа да ярдәмгә сода килә. Содалы сыек лыкны (1аш кашыгы соданы 10 литр суга) кыярга сибәргә кирәк.
Кәбестә кортына каршы менә дигән чара. Күп кенә бакчачылар коры сода порошогын кәбестә яфрагына сибә.

Электрон матбугат чараларыннан файдаланып Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев