Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Социаль фондның клиентлар хезмәтенә һәм контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр еш килә

Алдакчылардан сакланыгыз!

Алар кәрәзле телефоннарга шалтырата, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып, «яңа кагыйдәләр» буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми, дип әйтә, шуннан соң, әгәр аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыта. Ялганчылар пенсионерны Социаль фонд бүлегенә яки күп функцияле үзәккә кабул итүгә язып куярга тәкъдим итә, аннары язманы СМС коды буенча раслау­ны сорый.

Әгәр сезгә, шундый эчтәлектәге шалтырату була икән, белеп торыгыз – сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Социаль фонд мондый очракларда аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефон аша паспорт мәгъ­лүматларыгызны, банк картасы номерын, ПИН, СМС-код яки шәхси кабинет паролен әйтмәгез. Бу хакта өлкән яшьтәге якыннарыгызның һәм таныш­ларыгызның исләренә төшереп торыгыз!

«Безнең бүлек үз хезмәтләрен йорттан йортка тәкъдим итеп йөрми. Аларның барысы да фондның клиентлар хезмәтендә һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында бушлай күрсәтелә», – дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Сорауларыгыз булса, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15 – 17.30 кадәр, җомга көнне 08.15 – 16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Социаль фондның бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев