Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Соңарган табышу...

Мәхәббәткә бөтен яшьтә дә буйсыналар – бу факт. Тик минем башка темага язасым килә. Олы яшьтә кавышучыларга үткәннәре йогынтысы турында. Икесенең дә артында балалар, оныклар һәм авырулары... һәм ниһаять, шәхси территория дигән нәрсә дә бар бит әле...

Минем әтинең абыйсы каты авыру хатынын тел-теш тидермәслек итеп карады һәм ул үлгәч бик каты кайгырды. 67 яшеңдә ялгыз калу – авыр сынау. Абый үзе дә үлергә әзер иде. Ничек җирләргә кирәклеге турында балаларына теләкләрен җиткерде. Үз эченә бикләнде, беркемнән бернинди ярдәм кабул итәргә теләмәде, үз-үзен карамый, бик экономиялегә әйләнде. Ә бервакыт миңа:

-Тол калган хатыннарга яшәве җиңелрәк. Юу, пешерү, чистарту – моңа гадәтләнмәгән ир кеше өчен җәза белән бер. Теләмәсәң дә, өйләнү турында уйлый башлыйсың, - димәсенме!

Аның үзенә кемне дә булса табасы да килгәндер, ләкин эш уйлардан ерак китә алмады. Ә өч елдан абый барыбер ул хатынны очратты. Дөресрәге, аларны очраштырдылар. Монысы мөһим түгел, аларның бер күрүдә бер-беренә ошаулары мөһим. Зөһрә апа, шулай ук тол хатын. Абыйдан сигез яшькә яшьрәк, ягымлы гына, энергияле хатын. Аларның икесен бергә күргән һәр кеше сокланды. Тик көнләшеп һәм гаеп итеп сөйләүчеләр дә җитәрлек иде. Шулай да күпчелек аларга бәхет теләде. Никах укытып бергә яши башладылар.

Яшермим, без, туганнары башта аларның мөнәсәбәтләрен сагаебрак кабул иттек. Көнләшеп тә куйдык, чөнки ул апабыз белән үзен аның кадәр җайлы тотмады. Зөһрә ападан, берәр начар уе бардыр, байлыкка кызыккандыр дип шикләндек. Тик тиздән барлык куркуларыбызның юкка булуын аңладык. Абыебызның хатыны бик әйбәт, акыллы, ярдәмчел, юмарт һәм ачык күңелле ханым булып чыкты. Без аны арабызга кабул итеп, яраттык.

Шулай матур гына яшәргә дә бит, тик Зөһрә апаның әле ул җире, әле бу җире авырта башлады. Без аның хәлен яхшы аңладык: һәр әйбер ул яшәгән йортның элекке хуҗабикәсен искә төшереп торганда, нинди күңел тынычлыгы булсын соң. Аңа анда яшәве, әлбәттә кыен иде. Шуңа күрә, Зөһрә апага кемнәндер мираска йорт калган булган, абый белән шунда күченделәр. Ә яңа урында, кызганычка, башка күңелсезлекләр туды. Әниләрен һәм дәү әниләрен сагынган балалар бик еш кунакка килеп, үз өендә дә аларга ачык чырай күрсәтмәгән абыйның эчен поштыра башладылар. Ул аларга элеккечә үк төксе генә карады. Абыйның авыр холыклы булуын белгәнгә, без елга ике генә кайтып китә идек: аның туган көненә һәм яңа ел яллары арасында. Ә монда Зөһрә апаның йә улы бер атнага кайтып тора, йә оныгы бер ай. Абый аларны кабул итә алмады: ул теләгәнчә эшләмиләр, анысы алай түгел, монысы болай түгел... Монда аптырыйсы юк, абыйга Зөһрә апа балаларсыз, оныкларсыз, аларның проблемалары һәм яратуларыннан башка гына кирәк иде. Ул кабарынды, сөйләшмәде, бойкот игълан итте. Ә Зөһрә апа елады, үгетләде, аңлатты...

Балалар янына Зөһрә апа үзе барып йөриячәк, дигән карарга килделәр. Тик ул берәр атнага киткән вакытта, абый сагына, кара янып йөри. Аркасы бөкерәйгән, башы иелгән – карарга кызганыч. Мыгырдана, авыр сулый, үз-үзен кая куярга белми, аягына кадәр сөйрәп йөри. Ә Зөһрә апа кайткач, кимсетелгән, ташланган, әмма бик горур булып кылана. Боларның барысы да туйдыргач, алар аерым яшәп карарга булдылар.

Аның нигезендә инде баласы белән оныгы яшәгәнлектән, абый кызына китте, аларның өйләре зур, ике катлы – урын җитәрлек. Тик безнең бичаралар аерым озак тора алмады, яңадан кавыштылар. Ләкин берни дә үзгәрмәде! Абый элеккечә үк Зөһрә апа белән балалары аралашуына каршы килде, ә Зөһрә апа аңа карап кына балаларын ташламады. Шулай җиде ел яшәгәннән соң йортын сатты да, шәһәренә күченеп китте, абый яңадан кызына килде. Абый бик сагынды, урамга да чыкмас булды, ашаудан калды һәм озак тормый бакыйлыкка күчте.

Олы яшьтәге мәхәббәт куйган шартларны һәркем дә күтәрә алмый икән. Абый болай да башта үз табигатенә каршы килеп, күп нәрсәләргә күз йомды, теләмәсә дә – килешергә мәҗбүр булды. Әмма ул яшьтә алай озак түзү мөмкин түгел – характерны инде үзгәртеп булмый. Яраткан хатыныннан аерым яшәргә көч тә таба алмады...

Бу хатымны гыйбрәт буларак яздым. Олы яшьтәгеләр, ике оя балаларын да кабул итәрлек булсагыз гына кавышыгыз, бер-берегезгә ияләнеп, аерым яшәүне күз алдына да китерә алмаслык дәрәҗәгә җиткәч, аерылышып каңгырап йөрергә язмасын.

Бәхетле һәм тигез картлык теләп, Сәкинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев