Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СМС рөхсәт алуга үзгәрешләр кертелде

СМС-пропуск буенча дачага йөрүләр санын Татарстанда атнага икегә кадәр кыскарттылар.

Күп функцияле үзәккә бару, мәет җирләүдә катнашу өчен рөхсәтне атнасына бер тапкыр, ә суд утырышларында катнашырга – аена бер тапкыр алырга мөмкин булачак.

Республика оператив штабы, сервисны кайбер гражданнар артык күп куллану нәтиҗәсендә, СМС-пропусклар системасына төзәтмәләр кертә. Хәзер, кайбер максатлар буенча атнага яки айга берничә тапкыр гына пропуск рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Бу хакта, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең санлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Тормышта төрле хәлләр була, төрле сәбәпләр буенча каядыр барырга да кирәк. Әмма кайбер гражданнар үзизоляция урынын кирәксә-кирәкмәсә калдырып китүен күрәбез», – диде Айрат Хәйруллин.

«Эпидемиологик вәзгыять әлегә киеренке, аны гадиләштерергә кирәкми, бу уңайсызлыклар вакытлыча гына. Мин гражданнар чыннан да кирәк булган чакта гына сис темадан файдалануларын телим», – дип ассызыклады ведомство башлыгы.

Шулай итеп, җитди сәбәпләр аркасында, өйдән чыгарга кирәк булганда гына, әлеге мөмкинлектән файдаланабыз. Исегезгә төшерәбез, СМС рөхсәт алу өчен 2590 номерына Регистрация#паспорт серия һәм номеры (буш ара калдырмыйча) язып җибәрәбез. Сезгә җавапка, теркәлдегез, дип, СМС киләчәк. Икенче адым итеп, максат номерын язып җибәрәсез. Мәсәлән, Цель 6 (нокта куярга кирәкми). Шуннан соң сезгә юлга чыгар өчен шәхси код җибәрелә һәм вакыты күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев