Яшәеш
СМС аша 20 мең сумын урлаткан
64 яшьлек пенсионерка телефонына банк картасы блокировкалану турында СМС-хәбәр килә. Хатын мошенниклар кармагына эләгеп, 20 мең сумнан артык акчасыннан колак кага.
Ул СМС-хәбәрдәге телефон аша шалтыратып, ялган банк хезмәткәренә шәхси мәгълүматларын бирә. Бөтен таләп ителгәннәр үтәлгәннән соң, аның картасыннан 21200 сум акчасы алыну турында хәбәр килә. Хәзер полицейскийлар акчаның Төмән өлкәсендә теркәлгән телефон исәбенә китүен ачыклаган. Җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклау буенча оператив эзләнү алып барыла. Моннан чыгып шуны әйтергә кирәк: шәхси мәгълүматларны теләсә-кемгә бирү куркыныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев