Сары мәтрүшкәнең шифалы көче - чәчәкләрендә һәм яфракларында. Алардан дәвалау үзлегенә ия булган май әзерләгез. 500 грамм сары мәтрүшкәгә 1 литр үсемлек мае салыгыз һәм өстен ябып куегыз. 3 атнага караңгы урынга куегыз, вакыт-вакыт алып болгатып торыгыз. «Эликсир» төнәп җиткәч, сөзегез. Салкынча урында сакларга кирәк. Тырналган, киселгән яки озак ятып торганга бозылган урыннарга көненә 2-3 тапкыр сөртегез. Кызарган яки кубырчыкланган тирегә дә файдасы бар.
Гемоглобинны ничек күтәрергә?
Канда гемоглобин аз булганда кеше тиз арый, иртән баш әйләнә. Кан күрсәткечен һәм хәлеңне яхшырту өчен тәмле дару ярдәмгә килә. ¼ чәй кашыгы куркума һәм ½ чәй кашыгы балны кушыгыз да 1 стакан кефир яки йогыртка салып бутагыз. Тәмнүшкәне көненә 1-2 тапкыр ашагыз.
Пародонтоздан - сагыз
Сагыз чәйнәгәндә теш казналыгы бертигез йөкләнеш, ә камашлар массаж ала. Ә бу - пародонтоздан менә дигән профилактика чарасы. Әлеге авыру вакытында тешне урынында тотып тора торган тукыма бозыла һәм алар селкенә башлый. Ул булмасын өчен, ашаганнан соң 5 минут дәвамында сагыз чәйнәгез. Әгәр дә моны ач карынга яки озаграк эшләсәгез - гастрит барлыкка киләчәк.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.
Нет комментариев