Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз турында кисәтә

Республикада секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил белән яшенле яңгыр көтелә.

Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук 15 майда Татарстан территориясендә җил тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда секундына 15-20 метрга кадәр) көчәячәк, яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай ук иртәгә Татарстанда боз һәм көчле яңгыр фаразлана.

Элек хәбәр иткәнчә, республикада һава торышы 15 майдан ук үзгәрә башлаячак. Эссегә алмашка салкынча һава киләчәк.

Чыганак - «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев