Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар Татарстанда яңа ел төнендәге һава торышы турында сөйләделәр

Татарстанда 31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда кар явуы көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Бүген, 29 декабрьдә, һава торышы антициклон йогынтысында формалашачак. Явым-төшем ихтималы зур түгел. Төнлә һәм иртән минус 17-22 градус, аязганда һәм түбән урыннарда — 25 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез минус 12-17 градустан да җылы булмаячак.

Пәнҗешәмбе көнне, 30 декабрьдә, җылы атмосфера фронты якынлашу белән, көнбатыш районнардан башлап, кар явачак. Төнлә минус 14-19 градус, көнчыгыш районнарда аязганда 25 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез минус 8-13 градус булуы көтелә.

Якынча фаразлаулар буенча, 31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда республика территориясендә кар явачак. Төнлә минус 7-13 градус булачак. 31 декабрьдә көндез -5-10 градус, 2022 елның беренче көнендә 0гә кадәр җылынырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев