Синоптиклар Татарстанда яңгыр, кайбер районнарда – яшен фаразлый
Бүген, 14 августта, Татарстанда янә яңгырлар көтелә.
ТР Гидрометүзәге фаразына караганда, көндез аз явым төшем көтелә, әмма республиканың кайбер районнарында яшен булырга мөмкин. Шулай ук төньяк-көнбатыштан 15-18 м/с ка кадәр тизлектә көчле җил булуы ихтимал.
Чәршәмбе көнне көндезге вакытта температура +16-21 градусны тәшкил итәчәк.
Якынча мәгълүматларга караганда, Татарстанда яңгырлар шимбә, 17 августка кадәр барачак. Болар барысы да республикага килгән антициклон тәэсире аркасында, дип аңлаттылар ТР Гидрометүзәктә. Алдагы көннәрдә температура да сизелерлек үзгәрмәячәк: көндез + 15-21 градус булачак.
Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта уртача тәүлек температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев