Синоптиклар Татарстанда һава торышының җылынуын вәгъдә итә
Сишәмбе, 12 ноябрьдә, төбәк югары басым кырында урнашачак. Көндез юеш кар, ә төнлә һәм иртән томан көтелә. Төнлә һава температурасы -7дән -2 кадәр, ә көндез -2дән +1 градуска кадәр булачак.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә төбәк төньяк циклонның җылы секторында урнашачак. Юеш кар явачак. Төнлә һава температурасы -5-0 градус, ә көндез -2дән +3 градуска кадәр булыр дип көтелә.
ТР Гидрометүзәгенең беренчел мәгълүматларына караганда, 15 һәм 16 ноябрьдә һава торышында җитди үзгәрешләр кцтелми. Бераз юеш кар булуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары -3тән 0, көндез 0 - +3 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев