Синоптиклар Татарстанда августның беренче көнендә яшенле яңгыр һәм боз фаразлый
1 августта Татарстанда төнлә һәм көндез урыны белән көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе августның беренче көнендә һава торышы бозылу күзәтеләчәген җиткерә.
1 августта Татарстанда төнлә һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән кыска вакытлы җил белән яшенле яңгырлар, көндез урыны белән боз явуы көтелә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев