Синоптиклар аномаль салкын һава фаразлады
Якындагы алты көндә аномаль салкын һава көтелә.
Бу хакта Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте. Аның сүзләренчә, җылылык нормадан 3-4 градуска кимрәк булачак, җомгага кадәр температура 12-17 градус саклана. Мондый салкын һава торышы һава массаларын төньяк-көнбатыштан күчүе белән бәйле, дип билгеләде метеоролог.
Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, дүшәмбе - 12-14, сишәмбе - 13-15 градус, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе - 11-16 градус җылы, җомга көнне - 12-17 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев