Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Синяя птица» шәхси мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Балалар мобиль лабораториясе» проекты ярдәмендә укучыларга балта остасы ролендә булып карарга мөмкинлек бирде

Балта остасы булу хыял түгел

Тәҗрибәле остаз Искәндәр Динмөхәммәтов җитәкчелегендәге мастер-класс малайларда якты эмоцияләр уятты. Алар останың эш кораллары белән танышты һәм үзләре истәлеккә сувенир ясады.

Теоретик киңәшләрне үзләштергәннән соң, укучылар самолет эскизын фанерага сызды. Аннары лобзик белән конструкцияне кисте, өслекне шомартты. Нәтиҗә аларның гаҗәпләндерде! «Иң мавыктыргычы лобзик белән эшләү булды, – дип хисләре белән уртак­лаша егетләр. – Башта бераз шикләндерде, ләкин эш барышында курку бетте. Яңа белем һәрвакыт файдалы булачак!»

Искәндәр Равилевич гади детальләрне, хәтта тәҗ­рибәсез укучы да эшли ала дип ышандыра. Иң мөһиме – теләк булсын һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү җитә. Гадәттә, кул эшләрен башкарырга яраткан һәркем сувенирларны беренче тапкырдан ук ясый ала!


Исегезгә төшерәбез, «Балалар мобиль лабораториясе» проекты Президент грантлары Фонды ярдәме белән Татарстан Респуб­ликасы Рәисе булышлыгында гамәлгә ашырыла. Остаханәләрдә Яшел Үзән районы һәм шәһәреннән 150дән артык мәктәп яшендәге бала катнашты инде.

Мария Морскова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев