Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Шигырь язу бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Редакциябез апрель – Тукай аена багышлап, туган телебезне саклау, үстерү һәм аның матурлыгын яшь буынга җиткерү максатыннан, каләм тибрәтүче райондашларыбыз арасында шигырь бәйгесе игълан иткән иде.

Бәйгенең барлык кагыйдәләрен үтәп, иҗат җимешләрен юллаучыларга рәхмәтләребезне юллыйбыз һәм алга таба да илһам чишмәләрегезнең ташып торуын телибез.

Һәр катнашучыбызның шигырьләре күңел түрләреннән чыккан, бик матурлар, мәгънәлеләр. Шуңа, конкурсыбызның шартлары буенча, алар арасыннан иң-иң яхшы 10ысын сайлап алу җиңел булмады.

Менә ул, вәгъдә иткән тыйнак, әмма ихлас бүләкләребезгә лаек дип табылган иң оста ун автор:

• Ирек Сафин – Олы Шырдан;
• Илдар Нәбиулла – Яшел Үзән
• Сөмбелә Абдуллина – Бишнә;
• Айгөл Гыйләҗиева – Бишнә;
• Рәмзия Низамиева – Күгеш;
• Алия Ногманова – Яшел Үзән;
• Айгөл Ногманова – Яшел Үзән;
• Хәлимә Җәләлиева – Күгәй;
• Азизә Әкрәмова – Яшел Үзән;
• Фәридә Сафиуллина – Күлбаш.

Хөрмәтле, шигъри җанлы райондашларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да иҗатлары белән укучыларыбызны сөендереп торуларын телибез. 

Конкурста катнашучы һәркемнең шигыре газетабыз битләрендә басылып чыгачак.
Шуны да искәртеп үтәбез: безнең социаль челтәрләребездә тагын бер бәйге игълан ителгән иде, ул шулай ук рифма белән дус газетабызны даими алдыручыларга кагыла. Аның шартлары белән сылтама аша кереп танышырга була.

Катнашыгыз, актив булыгыз, дуслар! Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев